Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

-"Ныклы сәламәтлекнең кечкенә хәйләләре"

Китапханә –  өлкән яшьтәге кешеләрне җылы кабул итә торган урыннарның берсе булып тора. Хәзерге вакытта Чепья авыл китапханәсе өлкән яшьтәге кешеләр белән төрле юнәлешләрдә эшли:  мәдәни һәм ял чаралары оештырыла, инвалидларга өйгә барып хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла, өлкән буын кешеләрен хуплау, замана җәмгыяте тормышына тарту, үз-үзенә ышаныч табу, иҗади сәләтләрен күрсәтү, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен бүлешү максатыннан шудай ук клуб та эшләп килә. 

Өлкәннәр өчен чираттагы очрашу  массажга, бит тиресен тәрбияләүгә багышланды. Ни өчен массажга йөрү мөһим һәм аның нинди файдалы яклары бар? Шундый һәм башка мөһим сорауларга үз эшенең белгече Танзиля Салиховна җавап бирде. Шулай ук ул мастер-класс үткәрде. Чара кызыклы һәм файдалы булды.