Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Батыр Геройга дан»

«Батыр Геройга дан» исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан эшләде. Әлеге күргәзмә барлык катлам укучылар өчен дә  файдалы. Биредә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, шигырьләре, аның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, шулай ук герой-шагыйрь турында әйтелгән фикерләр урын алды. Күргәзмә алдында укучыларга күзәтү ясалды.