«Читаем Джалиля на разных языках» - шигърият кичәсе
Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Читаем Джалиля на разных языках» исеме астында шигърият кичәсе өлкән буын укучылары белән узды. Бергәләп герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм аның үлмәс иҗаты тагын бер кат искә алынды, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Шигырьләр «Моабит дәфтәрләре» китабыннан тәкъдим ителде. «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнүен ачыкладык. Муса Җәлилнең күп кенә шигыре, композиторлар тарафыннан көйгә салынып, яратып башкарыла торган җырларга әверелә. Шигърият кичәсе “Җырларым” җыры белән тәмамланды.