Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Вакыт безне сайлады”

“Вакыт безне сайлады” исеме астында реквием кичәсе Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан оештырылды. Әлеге очрашуга укытучылар, югары сыйныф укучылары, мәдәният йорты,”Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәрләре, Чепья авыл җирлеге башлыгы, Әфганстанда, Чечняда, СВО хәрәкәтләрендә катнашучылар чакырылды. Биредә, яшь буын «игълан ителмәгән сугыш” тарихы, совет һәм хөкүмәт гаскәрләренең уртак хәрби хәрәкәтләре, совет сугышчыларының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белделәр. Әлеге очрашуга шулай ук подполковник, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Балтач районы буенча өлкән социаль координатор – Гатиятуллин Дилүс Мәгъсүм улы да чакырылды. Ул үз чыгышында ватаннан читтә үз бурычларын үтәгән солдатларның батырлыклары турында сөйләде. Биредә шулай ук бүгенге махсус хәрби операциясе турында да сүз барды. Чечен сугышында катнашкан , бүгенге көндә волонтер хезмәтен башкаручы Ленар Фахрутдинов махсус операциягә гуманитар ярдәм турында, әлеге эшнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында искәртте.