Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Мин бу җирнең сәях бер юлчысы...”

Шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанованың 60 яше тулу уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә “Мин бу җирнең сәях бер юлчысы...” исеме астында шигърият кичәсе узды. Әлеге кичә ике өлештән торды. Беренче өлешендә Илсөяр Иксанованың тормыш һәм иҗаты белән танышу булды. “Гомер сүрәте”, Үткелләрне үтү – дөнья көтү”, “Балан чәчәге” китапларына күзәтү ясалды. Шигырьләре укылды. Икенче өлеше кичәнең музыкаль форматтан узды, Илсөяр Иксанованың шигырьләренә язылган җырлар башкарылды.