«900 легендарных дней»
2026 ел Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде.Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәт кечкенәдән салына. Нәкъ менә шундый елда яшь буынга, балаларыбызга аерым игътибар бирү аеруча әһәмиятле. Үз иленең тарихын белү, Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнү, төрле чорларда Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген кадерләп саклау – бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе. Шул максаттан чыгып 10 сыйныф укучылары өчен «900 легендарных дней» исеме астында хәтер сәгате узды. Биредә Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләнде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы хакында “Краткая история блокады Ленинграда” видео язмасы тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар белән “Блокада икмәге” дип исемләнгән бөтен рәсәй акциясенә кушылдык. – 125 грамм авырлыктагы икмәкнең составы турында сөйләнде.