«Сила сатиричекого романа»
Бөек рус язучысы Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның 200 еллыгы уңаеннан китапханәдә «Сила сатиричекого романа» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Биредә язучының әсәрләре һәм аның тормыш юлы турындагы китаплар урын алды. Тәкъдим ителгән басмалар Михаил Салтыков-Щедринның язучы буларак формалашуын, әдәби карьерасының беренче чорларыннан башлап, өлгереп җиткән әсәрләренә кадәр җентекләп ачып бирәләр. Мәсәлән, «Головлев әфәнделәр» повестенда автор дворянлыкның деградациясен һәм гаилә кыйммәтләренең җимерелүен күрсәтә, бу аны рус реалистик әдәбиятының төп әсәрләренең берсе итә. «Помпадурлар һәм помпадуршалар сериясе» хикәяләре түрәләр образларын үз эченә ала, аларны язучы аяусыз тәнкыйтьли.
Әлеге әсәрләр турында китап укучылар белән күргәзмә алдында әңгәмә корылды, китаплар тәкъдим ителде.