«В единстве народа – будущее России»
«В единстве народа – будущее России» исеме астында китап күргәзмәсе Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан төзелде. Күргәзмәдә тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган китаплар урын алды. Алар арасында «Культура народов Татарстана, «Удмуртское народное искусство», «Игры и развлечения удмуртов» китаплары, «Наш дом – Татарстан» журналы һәм Чепья җирлегендә яшәүче төрле милләт халкының йола – бәйрәмнәренә карата папкалар урнаштырылды. Күргәзмә алдында укучылар белән әңгәмәләр оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.