“Сорнай” киңлекләрен таптыйм, бабаларыбыз сукмагыннан атлыйм”
Якташыбыз, мәгариф ветераны Мәгъсүм Мөхәммәтҗановка 95 яшь тулды. Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов бөтен эшчәнлеге дәвамында укыту – тәрбия методларын камилләштерү, алдынгы эш алымнарын барлау һәм тарату, районыбыз тарихын өйрәнү,туплау буенча район һәм республика күләмендә зур эш алып барган шәһес. Якташыбызның юбилее уңаеннан “Сорнай” киңлекләрен таптыйм. бабаларыбыз сукмагыннан атлыйм” исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Биредә авторның белем юлы сызучы авыл укытучылары, аларның ил тарихы, кешеләр язмышы белән бергә үрелеп барган һәм баручы хезмәтләренә багышланган “Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр”, 1941 – 1945 еллардагы Ватан сугышы тудырган ятимнәргә, аларга яшәү көче биргән Яңгул, Смәел авыллары балалар йортлары, шуларда эшләгән хезмәткәрләргә, балалар йортларыннан олы тормышка озатылган балаларга багышланган “Ташны ярып үскән гөлләр”, район пионер хәрәкәте тормышына багышланган “Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт” китапларына күзәтү ясалды. Шулай ук “Сорнай”, “Әрәмәләр шавы” китаплары да укучыларда зур кызыксыну уятты.