"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проектында катнашу
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проекты кысаларында шигърият минуты үткәрелде. Биредә Габдулла Тукайның “Ай һәм Кояш” шигыре укылды. Чара ахырында укучылар әлеге проектның мөһимлеге турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, Тукай әсәре юлларының тирәнлеге һәм матурлыгы турында фикер алыштылар.