“Мира не узнаешь, не зная края своего»
“Мира не узнаешь, не зная края своего» исеме астында мәгълүмати сәгать Пушкин проекты кысаларында 8 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Биредә кыскача гына Балтач районы тарихы, Балтач сүзенең килеп чыгышы турында укучылар белән бергәләп әңгәмә уздырылды. Районның гербы һәм флагы белән таныштылар,шулай ук танылган шәхесләре, язучылары турында мәгълүмат бирелде.