«Возьмемся за руки друзья»
Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу декаданың төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. «Возьмемся за руки друзья» исеме астында әдәби - музыкаль кичә дә шул максаттан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә уздырылды. Әлеге кичә ике өлештән торды. Беренче өлешендә Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, Чулпан Габделганиеваларның тормыш һәм иҗатлары белән таныштырылды, шигырьләр укылды. Икенче өлешендә командалар арасында төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырылды.