Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Гаделлек сагында»

5 декабрьдә татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Фәүзия Әүхәди кызына 75 яшь тулды.

 Шул уңайдан «Гаделлек сагында» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәгә аерым шәхесләрнең һәм нәселләрнең язмышы аша, милләт тормышы, милләтнең фаҗигале яклары турында язылган “Кырык сырт”, “Милләтемә хезмәт иттем”, Себер татарлары тарихын тасвирлаучы “Күчем хан”, хәзерге Омск өлкәсенең Тара төбәгендә гомер иткән татарларның дин – ислам хакына ерак сәфәргә чыгулары, аларның юлда күргән, кичергән авырлыклары, аянычлы югалтулары хакында “Һиҗрәт” романы, шулай ук укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уяткан повестьлары урын алды.  Күргәзмә алдында укучыларга Фәүзия Бәйрәмованың 50дән артык китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе булуын һәм кыскача тормыш юлы турында сөйләнде.