Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Вошедший в память неизвестным" - хәтер сәгате

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. «Вошедший в память неизвестным…» исеме астында хәтер сәгате 10 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Укучылар бу көннең барлыкка килү тарихын “Неизвестный солдат” видеоязмасы аша  искә төшерделәр, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби конфликтларның исемсез геройлары турындагы истәлекне саклау әһәмияте турында белделәр. “Хәтер” китабы аша укучылар үзләренең туганнарын, бабалары турында мәгълүмәтларне табып укыдылар, укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.