Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Кояш нурларына тиңләп” - әдәби музыкаль кичә

"Кояш нурларына тиңләп” исеме астында әдәби музыкаль кичәгә китапханәгә актив йөрүче Әниләр чакырылды.Кичә матур шигырьләр,уен – көлке, җырлар белән үрелеп барды.Шулай ук Әниләр үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын төрле биремнәр, уеннар аша күрсәтә алдылар.

Кеше тормышында зур урын алып торган әниләр темасы әдипләребез иҗатында да зур урын бирелгәне бу кичәдә тагын бер кат чагылыш тапты һәм шуны раслап «Сине зурлап рәхмәт әйтәм шигыремдәге һәр сүздә..." исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.