“Знаешь – отвечай, не знаешь – прочитай” - интелектуаль уен
“Знаешь – отвечай, не знаешь – прочитай” исеме астында интелектуаль уен Пушкин картасы кысаларында 8 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Биредә укучылар ике командага бүленеп төрле өлкәгә кагылышлы биш раундтан торган биремнәрне үтәделәр. Ял минутында укучылар төрле кызыклы фактлар белән таныштылар, мәсәлән ни өчен аю кыш көне үзенең табанын ялый, ни өчен конвертларга почта индекслары куела, ни өчен күктә салават күпере барлыкка килә һәм башка шундый кызыклы фактларга да тукталып үтелде.Музыкаль пауза раундында укучылар мультфилемнардан алынган җырлар буенча биремнәр үтәделәр. Интеллектуаль уенда ике команда да матур нәтиҗәләр күрсәтте.