Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Конституция - халкым горурлыгы" мәгълүмати күргәзмә

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага Чепья авыл китапханәсендә «Конституция - халкым горурлыгы" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Китапханәгә килүчеләр ТР Конституциясе үсешенең этапларын, Татарстанның дәүләт символларының барлыкка килү тарихын күзәттеләр, Конституциядә кеше һәм гражданның нинди хокуклары һәм ирекләре гарантияләнгәнлеген белделәр.