Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Гомерем көзләргә барса да...”

Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. “Гомерем көзләргә барса да...” исеме астында очрашу “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгытучы ветеран Перемечев Гурьян Михайловичның 85 яшь тулу хөрмәтенә багышланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә юбилярга  матур теләкләр, җырлар һәм истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге очрашу уен – көлкегә дә бай булды. Биредәге сәламәтлекләрен ныгытучы башка дуслар да әлеге бәйрәмнән “җылылык” алдылар,Гурьян Михайлович үз чиратында матур рәхмәт хисләрен җикерде.