“История в лицах”
Чепья “Халыклар дуслыгы”музее хезмәткәрләре белән берлектә “История в лицах”исеме астында очрашу Чепья сельхозтехникасында эшлэп чыккан ветераннар хөрмәтенә уздырылды. Биредә сельхозтехника оешмасының төрле елларда эшләгән җитәкчеләре, авыл советы җитәкчесе, Балтач ветераннар советы җитәкчесе Радик Михайлов, район мәдәният үзәге бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәлахетдинова ветераннарыбызга карата җылы хөрмәт хисләрен җиткерделәр. Әлеге очрашу матур җырлар, истәлекләр белән үрелеп барды.