Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Сегодня славим седину” - музыкаль кунакханә

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәдәният йортында авыл үзешчәннәре белән берлектә “Сегодня славим седину” исеме астында музыкаль кунакханә өлкән яшьтәге авылдашлар хөрмәтенә оештырылды. Биредә  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде. Хөрмәтле өлкәннәребезне шулай ук, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин,авылының ветераннар советы рәисе, мәктәп директоры да җылы котлау сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм мул табын артында җыр – бию, уен – көлке белән үрелеп барды. Бәйрәмебез, бу кичәгә килгән өлкәннәребезне, җылы истәлекләргә һәм ихлас елмаюларга илһамландырды.