“Бүләк булсын җылы сүзләр” - мәрхәмәтлелек акциясе
"Өлкәннәр көне" барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә. Әлеге матур истәлекле көн уңаеннан “Бүләк булсын җылы сүзләр” исеме астында мәрхәмәтлелек акциясе оештырылды. Биредә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә ветеран китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап матур теләкләр әйтелде, шигырьләр укылды, бүләкләр тапшырылды.