Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Семейная академия”

Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Китапханә белән гаилә тыгыз бәйләнештә булуны максат итеп куеп “Семейная академия” исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмә берничә бүлектән торды. Беренче бүлеге “Полезные книги для родителей”. Биредә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук өй учагын ничек булдыру турында сөйләүче “Как сохранить себя и свою семью”, «Совет да любовь», “Если ты мать и жена”, Гаилә серләре”, “Детская психология в вопросах и ответах” китаплары тәкъдим ителде. Икенче бүлеге “Семейная мастерилка” дип аталды. Биредә әни белән баланың уртак кул эшләре куелды.  Күргәзмә шулай ук  укучылар яратып өлгергән язучылар - Зифа Кадырова, Г. Галимуллина, Р. Габделхакова китаплары,  «Гаилә серләре”, “Гаилә учагы һәм “Сөембикә” журналлары белән тулыландырылды.