Торжество мудрости и опыта - юбилей белән котлау
Китапханәбезнең эш юнәлешләренең берсе-сәламәтлек буенча китапханәгә йөри алмый торган укучыларга, өлкәннәребезгә хезмәт күрсәтү. Әлеге укучыларны яңа кайткан китаплар, вакытлы мәтбугат белән таныштыру, бәйрәмнәр белән котлауны үзебезгә максат итеп куябыз.
Мәсәлән, 22 сентябрьдә 95 яшьлек олуг гомер бәйрәмен каршылаучы Зәкия апа Зарипованы мәдәният йорты, “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәрләре белән берлектә котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды, җырлар, шигырьләр укылды, матур теләкләр җиткерелде.