Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Яшьнәп үткән яшьлек” - китап күргәзмәсенә күзәтү

Быел татар халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 100 ел.
Гариф Ахуновның дистәләгән романнары, повестьлары, очерклары, публицистик әсәрләре, исән чагында ук аны классик язучы буларак таныттылар. Шул уңайдан китапханәдә
“Яшьнәп үткән яшьлек” исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Аның китапларының геройлары – эшчеләр, аларның батырлыгы, фидакарьлеге һәм хезмәт сөючәнлеге. Гариф аганың һәр әсәре халыкның үзе турында.