“Тынычлык хакына”
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән 21сентябрь- Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара көн миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Әлеге матур көн уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен “Тынычлык хакына” исеме астында әдәби – музыкаль кунакханә оештырылды. Биредә әлеге бәйрәмнең тарихы турында әйтелеп үтте, шигырьләр укылды, мәкальләр искә төшерелде. Әдәби – музыкаль кунакханәнең кунагы – гармунчы Нурҗихан апа Ишмуратова үзенең матур җырларын, көйләрен бүләк итте. Сәламәтлекләрен ныгытучылар әлеге бәйрәмнән күтәренеке кәефтә калдылар.