Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Мастер детективного жанра»

Инглиз язучысы Агата Кристиның тууына 135 ел тулу уңаеннан ВК эш аккаунтында «Мастер детективного жанра» исеме астында видеоязма тәкъдим ителде. Биредә язучының  тормыш һәм иҗат битләре, шулай ук аның атаклы персонажлары Эркюль Пуаро һәм мисс Марпл белән танышырга, әсәрләрен искә төшерергә мөмкин булды.