Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Твой голос важен»

14 сентябрьдә Татарстанда бөтен республика буенча бердәм тавыш бирү көне. Бу көндә халык Татарстан республикасы рәисен һәм  җирле үзидарә органнары депутатын сайлыйчак. Шул уңайдан укучыларга сайлаулар буенча мәгълүмат бирү максатыннан «Твой голос важен» - исеме астында сайлаучы почмагы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан Республикасы рәисен сайлауга теркәлгән кандидатлар,җирле узидарә органнары депутатлары һәм өйдә сайлаучылар турында белешмәләр, Татарстан Республикасының сайлау кодексы, Татарстан республикасы Конституцияләре белән танышырга мөмкинлек булды.