Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Блокадный памяти страницы”

8 нче сентябрь - Россиядә 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы  корбаннарын искә алу көне буларак билгеле. Укучыларыбызны Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру масатыннан китапханәдә “Блокадный памяти страницы” исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Биредә “Непокоренный Ленинград” – очерклар, “Летопись Великой Отечественной 1941 – 1945” китабы, Ольга Берггольцнең “Дневные звезды”, “Говорит Ленинград” һәм башка авторларның ул кара көннәр турында язылган әсәрләре белән танышырга мөмкин булды. Шулай укучыларга күргәзмә алдында дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар, икмәкне нәрсәдән пешергәннәре турында  мәгълүматлар бирелде.