Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Чаткылар һаман да яна” - әдәби альманах

Татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тулу уңаеннан “Чаткылар һаман да яна” –исеме астында әдәби альманах эшләде. Биредә күренекле драматургның тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин булды. Намуслы хезмәт юлы үтеп, бөтен иҗатын һәм сәләтен туган халкына багышлаган Т. Гыйззәт татар совет культурасы тарихында хаклы рәвештә мактаулы һәм хөрмәтле урын алды. Укучылар аның исемен, аның якты образын, ул иҗат иткән гүзәл әсәрләрләре белән бергә, киләчәккә алып барачак.