Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Беслан: прерванный урок" - хәтер сәгате

3 сентябрьдә илдә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Әлеге көн уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен "Беслан: прерванный урок" исеме астында хәтер сәгате узды. Әлеге чарада укучылар терроризм, террорист төшенчәләре белән танышты, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерелде, әңгәмә уздырылды.  Көньяк Осетиядә  булган Беслан фаҗигасенә багышланган «Город Ангелов» исеме астында видеоязма тәкъдим ителде. Шаһит киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды.