"Мавыктыргыч сөйләшүләр"
Республика көне уңаеннан үзәк паркта, яшьләр белән, якташ егет -“Дарекс МОТО” фирмасы нигезләүче һәм әлеге фирманы җитәкчесе Сабиров Илнар Дамир улы белән җылы очрашу үткәрелде. Биредә яшьләр мотоцикллар турында үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар ала алдылар. Киләчәктә дәрәҗәле кеше булып, үз эшеңне башлап җибәрү өчен нинди сыйфатлар булдырырга кирәклеге турында да матур фикерләрен җиткерде Илнар Сабиров. Әлеге очрашуга килгән һәрбер кеше очрашуның истәлеге итеп махсус язулы кепкалар һәм брелоклар белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне Илнар махсус үзе тапшырды һәм киләчәктә дә шушындый очрашуларга әзер булуын белдерде.