“Сынаулары белән сыный тормыш, Моабитлар аша үткәрә…”
25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак тарих битләренә язылып куела. Җәлилчеләр хакында янәдән – янә яңа мәгълүматларны җиткерү, патриотлык хисе тәрбияләү максатыннан, китапханә акаунтында “Үлемсез батырлар” исеме астында видеозма тәкъдим ителде. Унбер татар яугиренең фашист төрмәсендә 1944 елның 25 августында гомере киселгәнгә 81 ел. Әлеге язмада изге сугыш антын соң чиккәчә керсез саклаган: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровларның батырлыгы тасфирланды. Әлеге көн уңаеннан шулай ук китапханәдә “Сынаулары белән сыный тормыш, Моабитлар аша үткәрә…”исеме астында шигърият минуты узды. Китапаханәгә килгән укучылар шагыйрьнең үзләре теләгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, укыдылар.