“Яблочный Спас яблок припас” - фольклор утырма
“Яблочный Спас яблок припас” –исеме астында фольклор утырма яшьләр белән уздырылды. Биредә укучылар,әлеге бәйрәмнең тарихы, гореф - гадәтләре белән таныштылар, бәйрәмнең төп символы – алмалар турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтлар белделәр. Шулай ук кәрҗиннән үзләренә ошаган алмаларны сайлап алып иптәшләренә матур теләкләрен дә ирештерделәр, алмадан пешкән тәмле пироклардан авыз иттеләр.Әлеге утырмада шулай ук яшьләребезнең ни белән кызыксынуларын ачыклау йөзеннән ананим сораштыру да уздырылды. Әлеге сораштыру, киләсе утырманы яшьләребез кызыксынган темалар буенча уздыру максатыннн үткәрелде.