"Успей сказать «Нет»
26 июньдә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан «Успей сказать «Нет» исеме астында яшьләр өчен мәгълүмат сәгате узды. Биредә наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, «вәсвәсәдән» ничек сакланырга һәм үз хезмәтеңне, ял итүеңне, туклануыңны ничек дөрес оештырырга, сәламәтлекне кадерләргә, сакларга һәм ныгытырга өйрәнергә кирәклеге турында сөйләнде.
ВК эш аккаунтында «Наркомания: Мифы и факты» исеме стында видеоязма тәкъдим ителде.