Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Библиотечный переполох» - әдәби квест уен

«Библиотечный переполох» исеме астында әдәби квест уены Пушкин картасы кысаларында уздырылды. Китапханәче укучыларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырганнан соң ике командага бүленделәр һәм әдәби әсәрләргә, язучыларга багышланган сорауларда үзләренең  аң белемнәрен күрсәттеләр. Әлеге уен 5 турдан турда узды: “Верю – не верю”, “Портретная галерея”, “Логические задачи”,“Русская литература”, ”Сказки”. Һәр турның биремнәрен  укучылар төгәл үтәделәр.