Начало страшной той войны»
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Әлеге көн уңаеннан «Начало страшной той войны» исеме астында тарихи экскурс уздырылды. Әлеге чара хәзерге заман китап укучылары яшьтәшләренең – сугыш чоры балаларының ничек иртә үсеп җиткәнне, ачлык-ялангачлыкка түзеп, әниләрнең һәм апаларның яклаучылары һәм туендыручылары булганны, тылда һәм партизан отрядларында дошман белән сугышканнарын, Ватаныбызны саклап, батырларча һәлак булганнарын искә төшерү максатыннан эшләнде. Күргәзмә алдында яшь һәм өлкән буын укучылары өчен әңгәмә уздырылды, китаплар тәкъдим ителде.