«Окна России»(«Россия тәрәзәләре») Бөтенроссия акциясе
5 июньннән 12 июньгә кадәр бөтен ил буенча «Окна России» («Россия тәрәзәләре») акциясе узды. Акциядә катнашучыларга үз йортларының, офис, фатир тәрәзәләрен Россия, үзенең кече Ватанына (шәһәр, бистә, авыл) багышланган рәсемнәр, буяулар, наклейкалар, трафаретлар белән бизәргә тәкъдим ителде. Чепья авыл китапханәсе дә Россия көненә багышланган «Окна России»(«Россия тәрәзәләре») Бөтенроссия акциясенә кушылды.