Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Җыр - биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам җыр аша..." - шигьрият сәгате

"Наз" тернәкләнерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 яшь тулуга багышланган "Җыр - биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам җыр аша..."  дип исемләнгән шигьрият сәгате узды. Биредә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, шигырьләре укылды, җырлар яңгырады.