“Конфета взамен сигарете»
31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан, үзәк урамда “Конфета взамен сигарете»- исеме астында сәламәтлек десанты уздырылды. Биредә тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында, кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында мәгълүмат бирелде. Буклетлар өләшенде. Шулай ук чара барышында тәмәкене кәнфиткә алыштырырга тәкъдим ясалды. Чарада катнашучылар әлеге тәкъдимне төрлечә кабул иттеләр. Кызганыч тәмәкене кәнфиткә алмаштырырга теләмәүчеләр дә әле шактый.
.