Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Ачык ишекләр” көне

27 май – Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Әлеге бәйрәм - ул безнең китап укучыларыбызның да бәйрәме. Шул уңайдан китапханәдә “Ачык ишекләр” көне уздырылды. Биредә гомерләрен китапханә эшенә багышлаган ветеран китапханәчеләрне күрү үзе зур шатлык булды. Алар кызыклы хәтирәләр белән уртаклаштылар, заманча китапханә нәрсә ул, киләчәктә ул нинди булачак? дигән темаларга өлкәннәребез үзләренең фикерләрен дә белдерделәр. Укучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар, вакытлы мәтбугат белән таныштылар.  «Табадан» төшкән Эльвира Әхмәтованың “Үзең булып кал” китабыннан матур шигырьләр укылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль котлаулар бүләк иттеләр.