Тату гаилә - ныклы нигез" утырма - күңел ачу программасы
Халыкара гаилә көне уңаеннан "Наз" социаль тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Тату гаилә - ныклы нигез" исеме астында утырма - күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Биредә гаилә көненең тарихы турында сөйләнде, китаплардан өзекләр кычкырып укылды.Очрашу барышында кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер – береңне хөрмәтләү, балалар тәрбияләү хакында әңгәмә алып барылды. Кичә матур җырлар, уеннар белән үрелеп барды.