«Халыкларны берләштерүче күңел күпере» -әдәби турнир
Халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен «Халыкларны берләштерүче күңел күпере» исеме астында әдәби турнир узды.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту,шагыйрь иҗатына,тормышына кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан укучылар бергәләшеп әдәби турнирның сораулрына җаваплар эзләделәр,шагыйрьнең шигырьләре укылды, җырлары яңгырады. Мәшһүр әдипнең мәхәббәте - Зәйтүнәгә багышланган видеоязманы карап укучылар үзләренә яңа мәгълүмат алдылар.