“В ожиданий чуда» - утырма (посиделки)
Пасха – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы.Әлеге бәйрәм– тынычлыкка, рухи яңарышка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачу сакламаска Илаһтан иңдерелгән өндәү.
Әлеге бөек дини бәйрәм уңаеннан китапханәдә 8 сыйныф укучылары өчен “В ожиданий чуда» - исеме астында утырма (посиделки) уздырылды.Бирегә Чепья чиркәве настоятеле отец Сергий чакырылды. Ул укучыларга әлеге бәйрәмнең асылы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Ә соңыннан укучылар узара төрле кызыклы уеннарда көч сынаштылар, пасха йомыркалары буяу, бизәү серләренә дә төшенделәр. Үзләре дә әлеге йомыркаларны бизәп карадылар, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Утырма бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалардан да авыз итеп чәй өстәле артында тәмамланды.