Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Тик синдә шигырьгә әйләнә йөрәктән чыккан сүзем...” шигъри нон – стоп

21 март- Бөтендөнья  шигърият   көне. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә.

Әлеге көн уңаеннан “Тик синдә шигырьгә әйләнә йөрәктән чыккан сүзем...” исеме астында шигъри нон – стоп ВК эш аккаунтында тәкъдим ителде. Биредә укучылар удмурт, татар, рус, мари  телләрендә шигырьләрен бүләк иттеләр.