Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Яулык – хатын кызның зәвыгы”

Китапханәдә гүзәл ханымнар, әбиләр белән  чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташкан баш киеме – яулыклар иленә “Яулык – хатын кызның зәвыгы” исеме астында   сәяхать кылынды.

Сөенечкә, яулык-шәл ише күркәм-кабатланмас баш киемнәре модадан чыкмый. Аларны зәвык белән бәйли-ябына белүчеләр һәрвакыт ыспай-пөхтә, нәфис-нәзакәтле, ипле-тыйнак булып күренә. Әлеге чара вакытында яулыкларның тарихны чагылдыруын, чорлар үтү белән аларның төрләнүе, яңадан-яңа үрнәкләр барлыкка килүе,  заманча сулыш алуы хакында сөйләнде. Шулай әлеге яулыклар сәяхатенә Борбаш Сәрдегәненнән Зилия ханым да чакырылды. Ул үзенең матур итеп яулык бәйләу серләре белән бүлеште, мастер класс үткәрде.

Гүзәл затларыбыз әлеге очрашудан матур фикерләр туплап, рәхмәт хисләрен белдерделәр.