«Живое слово мудрости духовной»
14 март-Православие китабы көне. Әлеге көн уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китапханәдә «Живое слово мудрости духовной» исеме астында очрашу үткәрелде.
Бирегә Чепья чиркәвеннән отец Сергий чакырылды.
Китапның рухи һәм дөньяви тормышта әһәмияте турында бик кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде, шулай ук дөрес китаплар уку - тормышның иң акыллы укытучылары, акыл һәм игелек чыганагы булуның нигезе, дип ассызыклады. Укучыларның сорауларына җавап бирде.