“Гөлләргә тиңлим сезне” әдәби музыкаль кичә
“Гөлләргә тиңлим сезне” исеме астында әдәби музыкаль кичә 8 март бәйрәме уңаеннан җылылык һәм ямь чыганагы, илһам чишмәсе булган гүзәл затларга багышланды. Әлеге бәйрәм “Наз” тернәкләндерү үзәгендә уздырылды. Кичә матур шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Биредә язгы кәеф белән тулы, күңелле атмосфера хөкем сөрде.