«В блинном царстве, в Масленичном государстве - май чабу бәйрәме
«В блинном царстве, в Масленичном государстве» исеме астында мәдәният йорты белән берлектә авыл халкы өчен май чабу бәйрәме – масленица уздырылды.
Май чабу бәйрәме — бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.
Мәйданда халык өчен аркан тартышу, чаналарда узышу, капчык сугышы, утын ташу кебек күңелле уеннар оештырылды, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кунаклар бәйрәмдә тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйланды.