«Милләтнең рухи байлыгы - Туган тел!» - китап күргәзмәсенә күзәтү
21 февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан «Милләтнең рухи байлыгы - Туган тел!» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Биредә татар грамматикасы тарихы, аралашу ысуллары, сөйләм культурасы турында, шулай ук татар теле кагыйдәләре турында мәгълүмати материаллар, китаплар урын алды. Укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Бөек әдипләребезнең тел турында әйтелгән фикерләре белән таныштылар, мәкальләрне искә төшерделәр. Мәктәпкә укырга кергәч иң беренче “Әлифба” китабыннан хәрефләр өйрәнә башлыйбыз. Күргәзмәдә укучылар Әлифбаны да кулларына алып җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.