«Защитникам Родины Славу поем!» - әдәби альманах
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Әлеге көн уңаеннан мәдәният йортында концерт программасы тәкъдим ителде.Китапханә тарафыннан «Защитникам Родины Славу поем!» исеме астында әдәби альманах ясалды. Биредә “Долг. Отвага. Честь», «Офицерв границы», «Российский флот», «Войны интернационалисты Балтасинского района», «Соль на погонах» һәм ватан сакчыларына багышланган башка китапларга күзәтү үткәрелде. . Шулай ук Махсус хәрби операциядә катнашып Ватан алдында бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбыз Галимуллин Рафаэль, Степанов Дмитрий, Тихонов Владимир, Самигуллин Сәйдәр, Щербаков Ваня, Булатов Эдуардларга багышланган папкалар белән тулыландырылды, бер минутлык тынлык белән искә алындылар.